Узган ел ахырында Башкортстанның Милли музее мәйданчыгында “Башархив” проекты тәкъдим ителде
“Башархив” — уникаль архив проекты, ул тарихта беренче тапкыр Башкортстан халкына Уфа губернасының биш өязе (хәзерге Башкортстанның күпчелек районнары) буенча 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуның сканерланган карточкаларыннан файдалану мөмкинлеген ача.
Мондый архивлар Русиянең бары тик 5 төбәгендә сакланган.
Бу проект ярдәмендә ачык рәвештә уникаль 5740 документны карап булачак. Проект ата-бабаларның тарихын, аларның көндәлек тормышын белергә мөмкинлек бирәчәк һәм ул генеалогик тикшеренүләрне популярлаштыруга юнәтелгән.
Һәр крестьян гаиләсенә (хуҗалыгына) исәпкә алу барышында йорт картасы төзелгән, анда барлык мәгълүматлар да исәпкә алучылар тарафыннан сораштырылучы кеше сүзләреннән язылган.
Бу хуҗалык карточкалары аша түбәндәге мәгълүматларны алып була: хуҗалыклар саны; гаилә составы; терлекләрнең баш саны һәм төрләре; чәчүлек мәйданнарының күләме һәм төре, җир мәйданы; җир биләмәләре күләме, җирне арендалау һәм тапшыру; авыл хуҗалыгы инвентаре, сәнәгать һәм сәүдә йорты булу һәм башкалар.
Соңгы вакытта күпләр үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзи. Үз тарихыңны белү, гаилә әгъзалары белән уртак эш башкару буыннар бәйләнешен ныгытырга ярдәм итә. Билгеле ки, бу эштә архив материалларына таянып эш итәргә кирәк. Әгәр дә туганнарыгызның документларын таба алмасагыз, Башкортстанның Милли архивында ревизия язмалары, XIX, XVIII һәм XVII гасырларның метрика китаплары буенча документлар саклана. Бу инде республикада яшәүче һәркемгә диярлек киләчәктә үз нәселенең тарихын төзергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, “Башархив” республика халкына үз төбәгенең тарихын тирәнрәк белергә һәм буыннар бәйләнешен ныгытырга ярдәм итә.
Алга таба да бу юнәлештә эшне киңәйтү, “Башархив” проектын үстерү, анда туган якны өйрәнү өчен кызыклы булган башка тарихи документларны урнаштыру күз уңында тотыла.
Презентациядә Башкортстанның Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте президиумы әгъзалары катнашты, ә төп спикерлар булып җәмгыять рәисе Марат Зөлкарнәев, Башкортстан архивлар идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Йосыпов, Башкортстан Милли архивы директоры Гали Хәйретдинов, Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзалары Азат Ярмуллин һәм Янина Свица чыгыш ясады.
Бу проектны
https://basharchive.ru сылтамасы буенча табарга мөмкин.
Зөһрә ИСЛАМОВА.