+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 гыйнвар 2020, 10:15

Башкортстан Җиңүнең 75 еллыгын ничек каршы алачак?

Башкортстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек бара.

Башкортстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек бара.

Тантаналар барлык районнарда һәм шәһәрләрдә узачак. Алар сугыш ветераннарының һәм инвалидларының тормыш шартларын яхшыртуны, истәлекле-мемориаль һәм мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрүне үз эченә алачак.

Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр иткәнчә, барлык театрларның репертуарларында киләсе сезонда сугыш турында спектакльләр күрсәтү каралган. Милли музей “Җиңү-75” республика музейара проектын — бөтен республика музейлары экспонатларыннан торган күргәзмә оештыруны планлаштыра.

2020 ел дәвамында республика кинотеатрларында һәм кинозалларында Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе иҗат иткән фильмнар күрсәтеләчәк.

“Уфа” тимер юл вокзалы территориясендә фронтка киткән республика халкына һәйкәл ачылачак. “Башкортостан” дәүләт концерт залында сәнгать осталарының бәйрәм концерты булачак.

9 май көнне “Үлемсез полк” халыкара иҗтимагый хәрәкәте кысаларында тынлы оркестрларның марш-парады оештырылачак. Быел Уфада колонна җитәкчелегендә Ватан Геройларының туганнарын йөртү оештырылачак.
“Торатау” Конгресс-холл амфитеатрында кич белән “Без Җиңү турында җырлыйбыз!” open air форматында, хор флешмобы, лазерлы шоу-программа һәм бәйрәм салюты булачак.



Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас