Баймакның Халык иҗаты үзәгендә Русиядә Театр елына йомгак ясау һәм ябуга, Башкортстан төзелүгә 100 ел тулуга, Мостай Кәримнең 100 еллыгына һәм Русиядә - "Хәтер һәм дан елы", Башкортстанда "Торак пунктлар эстетикасы елы" ачылуга багышланган чара үтте.
Театр елы Баймак районының мәдәни тормышы өчен мөһим вакыйга булды. Театр кеше тормышында зур роль уйный. Аның шәхесен формалаштыруда, тормышка карашларында ярдәм итә, кеше ихтыяҗын тулыландыра.
Мәдәният, мәгариф бүлекләре, яшьләр эшләре буенча сектор тарафыннан әлеге тема буенча 200дән артык чара узган.
Ел дәвамында район мәгариф учреждениеләре Театр елына багышланган чараларда актив катнашкан. Район дәрәҗәсендәге “Баймак - талантларга бай як”, “Разноцветная страна” театрлаштырылган тамашасы, “Живая классика”, “Саумы, саумы, әкият!” шигырьләр бәйгесе, “Урал батыр” эпосы республика конкурсының чит телләрдәге муниципаль этабы һәм башкалар үткән.