Ни өчен? Әллә берәр күңелсез хәбәр бармы?
Юк икән. Әнвәр яңа җыр яздырган.
«Дусларым! Бу елның яңа җыры - «Сабырлык догасы», — дип яза Әнвәр үзенең Инстаграмдагы сәхифәсенә.
«Ник кешегә белдерергә кайгы баскан мәлләрне?
Ник сөйләргә үзең белән булган кыен хәлләрне?
Шуңа минем чын хисләрем бары Аллаһка таныш,
Сабырлык догасын укып, тик алга таба барыш», — дип җырлый ул.
Инстачылар җырны бик ошаткан. Ялкын сурәте төшерелгән смайликларны бик күп итеп тезгәннәр.