Башкортстанның Бөрҗән районында «Урал-батыр уты» башкорт этник мәдәнияте ачык төбәкара марафоны старт алды.
Марафон ел буе дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Мәдәният министрлыгында. Ул бөтен республика буенча һәм башкорт халкы күпләп яшәгән Русия субъектларында үтәчәк. Муниципалитетларның мәдәният учреждениеләрендә республика иҗат коллективлары катнашлыгында бәйрәм программалары оештырылачак. Чараның төп идеясе - патриотизм, кече Ватанга мәхәббәт, башкорт халкының мәдәни һәм тарихи мирасын саклау.
Иске Собхангол авылында узган тантаналы чарада Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөрҗән районы хакимияте башлыгы Газиз Манапов катнашты. Әминә Шәфыйкова марафонда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм мәдәният хезмәткәрләренә Башкортстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Биредә район мәдәният йорты иҗат коллективлары, Х. Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясе, Учалы һәм Сибай филармонияләре, Zainetdin, "Аргамак", "Дәрвишхан", "Тархан", "Бүреләр" төркемнәре чыгышлар ясады.