+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 гыйнвар 2020, 09:10

Уфада театр декадасы башлана

Уфада театр декадасын «Батырларны данлар илем бар» музыкаль драмасы ачачак.

Уфада театр декадасын «Батырларны данлар илем бар» музыкаль драмасы ачачак.

30 гыйнварда Сибай концерт-театр берләшмәсе тамашачыларны Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрына чакыра.

Спектакль Башкортстанның 100 еллыгына һәм шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуга багышлана.

Музыкаль драма тирән мәгънәгә һәм патриотик рухка бай, башкорт халкының азатлык өчен көрәшен чагылдыра, дип сөйләделәр театрның матбугат хезмәтендә. Артистлар үзләренең җырлары һәм биюләре аша ата-бабаларының гореф-гадәтләре, аларның батырлыклары, милләтнең тарихы һәм аны борчыган чынбарлыгы, һәм иң мөһиме - Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Программада Сибай концерт-театр берләшмәсенең бөтен иҗади составы катнаша.

Тамашаның авторы — Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Гаетбаев; режиссеры — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Хәкимов; композиторы – Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Даутов; балетмейстеры – Башкортстанның атказанган артисты Солтан Әскарова; рәссам-куючысы – Рөстәм Баймөхәммәтов; костюмнар буенча рәссамы – Айгөл Бәйрәмгулова.

Уфада театр ункөнлеге 11 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аның программасында «Бердәм Русия» партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Театрлар – балаларга» проектлары кысаларында әзерләнгән спектакльләр дә бар.


Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас