Бүген Салават районының Мөрсәлим авылында мәдәният йортын ачу тантанасы узды. Ул Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән.
Салават районы башлыгы Марс Кашапов, мәдәният министры урынбасары Илдар Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Светлана Туразянова, Капиталь төзелеш идарәсе вәкиле Александр Чернядьев һәм башкалар авыл халкын әлеге истәлекле һәм көтеп алынган вакыйга белән котлады.
Кызыл тасманы кискәннән соң бәйрәм «Теремок» курчак спектакле, балалар кинокүрсәтүе һәм яшьләр өчен «Бию ритмында» ял кичләре белән дәвам итте.
700 квадрат метрдан артык мәйданлы яңа авыл мәдәният йорты һәм 200 урынлы зал музыка, яктылык, мультимедиа корылмалары белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук түгәрәкләр, иҗат коллективлары, китапханә урнашачак.
Яңа мәдәният учагы халыкның барлык категорияләре — мәктәп укучылары, хаклы ялдагылар, яшь гаиләләр күңеленә хуш киләчәк. Хәзер клубта авыл халкының тулыканлы мәдәни-ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Билгеле булуынча, яңа мәдәният йорты төзелеше Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2018 елның көзендә Салават районына эш сәфәреннән соң башлап җибәрелде. Бу максатларга бюджеттан 50 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.