+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 гыйнвар 2020, 16:25

Дүртөйле стрит-арт фестиваленә чакыра!

25-26 гыйнварда Дүртөйле шәһәрендә стрит-арт фестивале узачак.

25-26 гыйнварда Дүртөйле шәһәрендә стрит-арт фестивале узачак.

Бу шимбәдә Уфаның стрит-арт рәссамнары Олег Кайбешев, Римад Ниллумтах, Мансур Зыяев һәм Дүртөйле рәссамы Артур Яхин Дүртөйле шәһәре Мәдәният сараенда мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашачак.

Алар яшь буынны рәссам остаханәсендә шәһәрнең киләчәген бергәләп күзалларга чакыра. Фестивальнең темасы - киләчәк белән бәйләп үз портретыңны төшерү. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән бер гомум композиция барлыкка китереләчәк.

26 гыйнварда фестиваль шәһәр квесты рәвешендә дәвам итәчәк. Чарада катнашучылар Дүртөйле тарихына байкау ясаячак, күп кызыклы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлегенә ия булачак. Квест "Таныш" күңел ачу-сәүдә үзәге янында тәмамланачак. Нәкъ шунда иҗатчыларның эшләреннән күргәзмә оештыру каралган.

Фестиваль Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты һәм ORCHESTRA DESIGN архитектура бюросы ярдәмендә үткәрелә. Дүртөйле әлеге чарада кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру Бөтенрусия конкурсына әзерлек кысаларында катнаша. Биредә шәһәрнең тарихи үзәге төзекләндереләчәк.
Фестивальгә рәхим итегез!
Фото: Дүртөйле районы хакимиятенең рәсми сайтыннан.
Читайте нас