+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 гыйнвар 2020, 15:00

Рудольф Нуриев өчен тавыш бирегез

Радий Хәбировның “Вконтакте” битендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына Нуриев исемен бирү буенча тавыш бирү башланды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең “Вконтакте” челтәрендәге битендә Башкорт опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирү проблемасын күтәрә. Радий Фәрит улына театрга мәшһүр биюче исемен бирүне сорап сәнгать әһелләре мөрәҗәгать иткән. Андагы язудан чыгып фикер йөрткәндә, ул Нуриев исемен бирүгә каршы түгел. Әмма ул болай дип яза: ”...мондый яңгыравык карарга Башкортстан халкы белән киңәшләшмичә килеп булмый... Шуңа күрә, рәхим итеп, тавыш бирегез һәм бу уңайдан үз фикерләрегезне җибәрегез”. Тавыш бирү “Вконтакте”да Радий Хәбиров битендә ачылган. Фото: Интернет челтәреннән

Радий Хәбировның “Вконтакте” битендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына Нуриев исемен бирү буенча тавыш бирү башланды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең “Вконтакте” челтәрендәге битендә Башкорт опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирү проблемасын күтәрә. Радий Фәрит улына театрга мәшһүр биюче исемен бирүне сорап сәнгать әһелләре мөрәҗәгать иткән. Андагы язудан чыгып фикер йөрткәндә, ул Нуриев исемен бирүгә каршы түгел. Әмма ул болай дип яза: ”...мондый яңгыравык карарга Башкортстан халкы белән киңәшләшмичә килеп булмый... Шуңа күрә, рәхим итеп, тавыш бирегез һәм бу уңайдан үз фикерләрегезне җибәрегез”. Тавыш бирү “Вконтакте”да Радий Хәбиров битендә ачылган.



Фото: Интернет челтәреннән
Читайте нас