+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 гыйнвар 2020, 06:48

Илсөя Бәдретдиновага Уфа "фәрештәләре" канатларын җәйгән

"Канатларым талса, мин Уфага киләм", - дигән иде ул бер әңгәмәсендә. Бу килүендә борчуга салды бераз...

"Канатларым талса, мин Уфага киләм", - дигән иде ул бер әңгәмәсендә. Бу килүендә борчуга салды бераз...

Илсөя Уфа радиоларында туры эфирлардан соң дәваханәгә эләкте, аңа тиз арада ярдәм итеп, аэропортка озаттылар. Ул Себер якларына гастрольләргә чыгып китте. Уфадан Нижневартовскига оча торган самолетка чак кына соңга калмаган.

«Киттек такси белән самолетка... Нык-нык соңга калабыз... Ярты сәгатьтән самолет Нижневартовскига оча... Таксист малай аңлап алды да чаба гына бит, җанкисәгем... Камера дими, светофор дими... Момент терелдем! Бөтен белгән догалар искә төште... 20 минутта килеп җиттек аэропортка. Шлагбаумнан кертмиләр, эшләми, көтегез, диләр. Аннан эшли башлады, тик «номера не читаются», кертмибез, диләр. Чемоданнарны күтәреп, җәяү йөгердек.

Ә хәзер - иң мөһиме! Бик "текә" машина белән бик чибәр бер ханым туктады. «Девочки, что случилось?», ‒ ди. Дальше ул утыртып чапты. Без аэропортка килеп кергәндә бөтен бинага «Уфа ‒ Нижневартовск рейсына посадка бетте!», ‒ дип кычкыралар иде. «Как бетте, мин әйтәм, без бар бит әле... Рәхмәт яусын анда эшләүче кызларга!!! Бөтен аэропорт кызлары-егетләре безгә ярдәм итәргә тотындылар!!! Аз гына самолетны тоткарлап, кертеп утырттылар...

Уяндык Себердә... Монда - минус 20. Фатыйхян абый, һәр елдагыча, матур итеп каршы алды, ашатты-эчертте... Рәхмәтем чиксез аңа! Уйлап ятам: бер көн эчендә күпме кеше ярдәм кулы сузды безгә! Барган һәр җирдә "аһ" итеп каршы алалар...», дип яза җырчы.

Уфа сине ярдәмсез калдырмас, Илсөя!



Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас