+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 гыйнвар 2020, 09:40

“Урал-батыр”ны барлык дөнья белә!

Бүген Башкорт социаль технологияләр институтында унынчы тапкыр “Урал-батыр” башкорт халык эпосын яшь башкаручыларның Халыкара конкурсы үтте. Чыгышлар Русия һәм дөнья халыклары телләрендә башкарылды.

Бүген Башкорт социаль технологияләр институтында унынчы тапкыр “Урал-батыр” башкорт халык эпосын яшь башкаручыларның Халыкара конкурсы үтте. Чыгышлар Русия һәм дөнья халыклары телләрендә башкарылды.
Конкурс өченче тапкыр халыкара статусында оештырыла. “Урал-батыр” эпосының төп герое хәзер Башкортстан кешеләренә генә түгел, Русия төбәкләре, Һиндстан, Израиль, Германия, Кыргызстан, Монголия, Франция, Үзбәкстан, Украина һәм башка илләр яшьләренә дә яхшы таныш.
Бәйгене оештыручылар – ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты һәм Башкорт социаль технологияләр институты. Чара республиканың Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары ярдәме белән оештырыла һәм VI Бөтендөнья халыклары Фольклориадасына әзерлек этабы булып тора.
– Конкурсның максаты – балалар һәм яшьләр мохитендә патриотизм, социаль җаваплылык, үз халкының һәм башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, – дип сөйләде филология фәннәре кандидаты, гуманитар дисциплиналар һәм профсоюз хәрәкәте кафедрасы мөдире Рахиль Вельц. – Халыкара партнерларның катнашуы бәйгенең чикләрен киңәйтә, аларны безнең илдә яшәүче халыкларның этник мәдәнияте кыйммәтләре белән таныштыра. Ә Русиядән катнашучылар, үз чиратында, башка илләрнең мәдәнияте һәм традицияләре турында белемнәрен тирәнәйтә.
Рахиль Яковлевна сөйләвенчә, беренче елларда бәйгедә сигез телдә эпос кына укылган, ә хәзер чыгышлар 40 телдә башкарыла һәм киңәйтелгән конкурста балалар эпос кына укып калмый, презентацияләр үткәрә, уеннар уйный, эссе яза. Читтән торып катнашу форматында хореография, вокал, инструменталь осталык номинацияләре дә бар.
Чит илдән беренчеләрдән булып Һиндстан бәйләнешкә чыккан, “Урал-батыр”ны индус теленә тәрҗемә итеп, балаларның чыгышларын җибәргәннәр. Израильдә яшәүче якташыбыз Равил Садыйков, эпосны иврит теленә тәрҗемә итеп, бик матур видеоролик җибәргән.
Бүген 350дән артык катнашучы башкорт, урыс, инглиз, дөнья халыклары телләре секцияләренә бүленеп, үз осталыгын күрсәтә. Берничә телдә башкаручылар өчен “Полиглоты” секциясе оештырылган, ә “Мигрант балалары өчен” секциясендә безнең илгә күченеп килгән халыкларның балалары чыгыш ясый.
Төштән соң тантаналы рәвештә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
Читайте нас