Салават Фәтхетдиновның күңелен кем төшергән?
Халык артисты Салават Фәтхетдинов "Акчарлак"ка биргән интервьюсында үзе күп өметләр баглаган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ, турында сөйли, дип язган "Татар тудей".
"Кумирым — Илназ Баһ иде. Тик соңгы вакытта үз өстендә эшләми, югалып калды. Аннан күпне өмет иткән идем. Минем урынга калачак җырчы, дип тә уйлаган идем", — ди Салават Фәтхетдинов әлеге әңгәмәдә.