Март аенда ук Уфада Әдһәм Искужин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбенең яңа бинасы 400 балага белем бирергә әзер булачак, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә Уфа мэры Өлфәт Мостафин.
Аның сүзләренә караганда, барлык эшләр дә хәзер йомгаклау этабында.
"Музыкаль дәресләр белән беррәттән, төркем дәресләрендә балалар хореография һәм сынлы сәнгать белән дә шөгыльләнәчәк. Әхмәтов урамындагы иске бина да музыка мәктәбе артында калачак. Болар барысы да яшь уфалыларны 1966 елдан башлап башкару осталыгы нигезләренә өйрәтә торган учреждениене үстерүгә яхшы импульс бирәчәк", - дип язган ул.
9нчы Уфа музыка мәктәбенең яңа бинасы 2018 елның августында төзелә башлады. Өч катлы бинада шәхси һәм төркемле дәресләр өчен 17 кабинет, шулай ук заманча концерт залы булачак.