«Көн герое!» дип мактаган инстаграмчылар популяр җырчыны.
Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов үзенең Инстаграм челтәрендәге битенә кызыклы гына видео урнаштырган.
Җырчы Ырынбур тракты урамында урнашкан үзәк ЮХХДИ бинасы кырыенда дөрләп янып утырган чүп савытын сүндергән. Видео астына: «Кем шулай эшли инде… Үзең сүндереп калдырсаң да була бит, иптәш незнакомец! Пожар ясыйсың бит. Үзәк ГИБДД кырыенда бит әле!» — дип язган ул.
Видеоны Азатка «Әйдә, тизрәк бул инде, матурым» дип, көч биреп торучы хатыны Гөлсирин төшергән.
«Күр инде моны! Кешеләр тәмәке тартканнар да ташлаганнар. Янып тора, — ди Гөлсирин һәм бик катгый тавыш белән өстәп тә куя: — Җәмәгать, алай тартып ташламагыз!»
Инстаграм дуслары җырчыларны шунда ук хуплаган, дип яза "Интертат".
«Молодцы, Азат белән Гөлсирин! Видеога кызык булсынга төшерми алар, тәртипсезләрне азрак тәртипкә өйрәтергә телиләр»;
«Молодцы, матурларым! Рәхмәт сезгә, гади, изге күңелле булганыгыз өчен. Бар инде кайбер кешеләр тәртипсез, үзе өчен генә яши торганнар. Тәмәкесен сүндереп ташласа ярамас микәнни? Әллә үзебез шундый, әллә дөнья шулай. Белмәссең!» — дип мактау сүзләре яудырган алар.
Шулай ук килеп туган хәлгә ачыклык кертүчеләр дә табылган.
«Ул урна ГАИ янында еш яна. ГАИ хезмәткәрләре үзләре чыгып тарта» , - диючеләр дә бар.