+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 Января 2020, 16:24

Ландыш сугыш башлаган. Ни булган?

Аптыраган... Фирдүс Тямаев шулай ди.

Аптыраган... Фирдүс Тямаев шулай ди.

Өч бала анасы, уфалыларны сабыйлары белән бергә килеп сөендергән Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең Инстаграм битендә 15 ел хезмәт иткән «Барс-Медиа» ширкәтеннән китәргә карар кылуы турында хәбәр итә.

Сәбәбе?
«Сөяркәсе белән яшәр өчен кызының әтисенә каршы баруы. Ә бит, өстәвенә, әлеге сөяркә компания өчен мөһим булган карарлар чыгара,» — ди Ландыш Нигъмәтҗанова. Һәм үзенең сүзләрен расларга әзер булуын да белдерә.

«Ә сезне, Динә Маратовна һәм Айгөл Миндаровна кушылырга чакырам,» — дип, җырчы хәзерге вакытта «Барс-Медиа» ширкәте җитәкчесе һәм җырчы Иркәгә мөрәҗәгать итеп.

Комментарийлар байтак. Фикерләр төрле. Ә Фирдүс Тямаев «Сугыш башланды» дип язган... Хәер, монысы пиар гына булса ярар иде!

Күпсез шул, җырлаучылар, терсәк белән дә юл ярмыйча булмыйдыр.
Читайте нас