+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 гыйнвар 2020, 07:10

Әнвәр Нургалиевның күңелендә нинди төер?

Кичә Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең туган көне булды.

Кичә Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең туган көне булды.

Бу көнне ул әнисе янына дәваханәгә барган. "Әни, савыга инде, янында апабыз", - дип язган ул Инстаграмына.
"Әни, синең бәйрәмең инде бу. Котлыйм сине минем туган көн белән", - ди Әнвәр.

Туган көнендә ул "Татар тудей" хәбәрчесе белән әңгәмәләшкән. Анда балалар белән әти-әниләр арасындагы мөнсәбәтләргә дә кагылган.
Җырчы, үзе еш гастрольдә булу сәбәпле, балаларына тиешле игътибар биреп җиткермәгәненә хафалана.

— Кызганычка каршы, балаларга игътибар әзрәк булды. Мин шуның өчен борчылам. Бала бәләкәй чагыннан ук бергә булырга кирәк, аның тәрбиясе бездән тора. Улым әйтә: «Әти, син кирәк вакытны була алмадың безнең белән», - ди. Күңелдә хәзер дә шуның өчен авыр төер тора, - ди ул.
Фото: siteguitar.ru
Читайте нас