+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 гыйнвар 2020, 06:50

"Үлчәмә син минем авырлыкны..."

Җырчы Вадим Захаров Инстаграм сәхифәсендә "ябык инде" дип тилмертүчеләренә үз фикерен җиткерде.

Җырчы Вадим Захаров Инстаграм сәхифәсендә "ябык инде" дип тилмертүчеләренә үз фикерен җиткерде.

"Кадерле туганнар! Арыганчы сезнең өчен намус белән эшләрбез! "Ябык инде, Вадим!" дип нервыларымны ашаган кайбер диван тәнкыйтьчеләренә әйтәсем килә: үлчәмә син минем авырлыкны салкын гер белән, үлчә эшләгәндә маңгаемнан тамган тир белән! Исән-имин булыйк", - дип язган җырчы.
Әлеге сүзләреннән соң инстадуслары Вадимны тынычландырырга керешкәннәр, дип яза "Интертат".

"Гәүдәнең тазалыгына карамыйлар, кешелекле булырга кирәк, бик матур җырлыйсыз, рәхмәт!";

"Бик оста җавап биргәнсең, уңышлар!";

"Җырла, җырла, без сине барыбер яратабыз!";

"Тавышыгыз моңлы, җырларыгыз мәгънәле. Бик дөрес язгансыз, иң мөһиме, сәламәт тәндә - сәламәт акыл!"
Фото: "Татар-информ"
Читайте нас