Ни булган? Популяр артист, җырчы һәм пародия остасы Рифат Зариповны халык бик ярата түгелме соң?
Аның җиңеллеге, кәмитлеге һәм ихласлыгы тамашачыларны концертларына җәлеп итә. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның шәкерте булгангадырмы, Рифат җырларының көйләре дә Зәкиевичнекенә тартым. Аның каравы, һәр икесенең үз тамашачысы бар.
Узган атнада артист гаиләсе белән җылы якта отпуск ялларын уздырды. Ләкин ял вакытында да Рифатның тынычлыгын бозганнар. Әче телле бер тамашачы аңа артист турында нәрсә уйлаганын түкми-чәчми язган да җибәргән. Аны "Сәхнә" укыган.
«Рифат туган, сәхнәгә менү өчен кешегә талант кирәк. Синең җырлау, юмор осталыгың бик түбән дәрәҗәдә. Сиңа берничә елдан халык йөрмәс, хәзерге кебек аларны куып кертмәсәң генә. Сиңа әле яшь вакытта башка һөнәр сайларга кирәк», – дип, Рифат Зариповны сәхнәдән куа ул.
Бу сүзләргә аптыраган Рифат Зарипов Инстаграмда тамашачыларына мөрәҗәгать итә: «Бу кешегә нинди диагноз бирәсез?» – дип сорый артист.
Миңа калса, мондый эчтәлекле хатлар язучыларның диагнозы бер, ул да булса – көнчеллек!