+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 гыйнвар 2020, 11:20

"Ришатка бәйләнмәгез!"

Ваһапов фестивале җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Инстаграмда 2013 елгы видео урнаштырган. Анда ул вакытта Рифат Фәттахов продюсерлыгында эшләгән җырчы Ришат Төхвәтуллинның әнисе продюсерга рәхмәт сүзләрен әйтә.

Ваһапов фестивале җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Инстаграмда 2013 елгы видео урнаштырган. Анда ул вакытта Рифат Фәттахов продюсерлыгында эшләгән җырчы Ришат Төхвәтуллинның әнисе продюсерга рәхмәт сүзләрен әйтә.


«Ришатның әти-әнисе миңа рәхмәт әйтә. Бар иде шундый чаклар.
Казанда Ришат Төхвәтуллинның беренче концертлары. 2013 ел. Бу инде хәзер — тарих. Матур тарих. Ә тарихны, күпме генә тырышсаң да, бозып булмый. Хәер, бозарга кирәк тә түгелдер. Шулай бит?!» — дигән продюсер.


«Ришатны тынычлыкта калдырсагыз, бик күркәм булыр иде», — дип язган бер тамашачы.


«Видео Ришатның тынычлыгына ничек яный? Алай-болай авырып яткан вакытыгыз түгелдер бит?!» — дип каршы җавап биргән Рифат Фәттахов.


«Әле һаман Ришатны тынычлыкта калдыра алмыйсыз, Рифат әфәнде… Ришат Төхвәтуллин шундый бөек үрләр яулагач, тагын бер кат мактанып аласыгыз, Ришатка төрттереп аласыгыз килгәндер инде?! Сүз дә юк — бергә эшләп алгансыз, бушка түгелдер, билгеле? Ләкин бит Ришат үзе дә бик талантлы, сәләтле, тыйнак, тырыш егет! Кызыксындырган соравым бар: «Ә нигә соң Сез шундый көчле, халыкчан, таланты җырчыларны гына эләктереп аласыз? Нигә Зинирә һәм Ризат, Фәрит Назмиев, Илназ Гарипов, Азалия Зиннәт кебек җырчыларны сайлап алмыйсыз?»


Мин Сезне бик хөрмәт итә идем, ләкин гәзит һәм Инстаграмда үзегезнең шәкертләрегез белән сүз көрәштергәннән соң, ихтирамым бетте. Мин бер генә концертны да калдырмыйча караучы, сәнгатькә гашыйк тамашачы буларак язам Сезгә.


«Ришатны тынычлыкта калдырыгыз!», — дигән коментарийга да Сез кешене «Авырып ятмыйсыздыр бит?» — дип ничек төрттереп мыскыл итәсез. Бу гамәлләрегез Мәдәният министрлыгында эшләгән кешегә бер дә килешә торган эш түгел, минемчә. Салаваттан үрнәк алыгыз: нәрсәләр генә язмадылар, хатынына медаль биргәч, берәрсенә ник бер тискәре җавап бирсен!


Яшегез бар инде — тәнкыйтьне дә кабул итәргә өйрәнергә вакыт! Үзегез сорыйсыз бит… Югыйсә, Инстаграмга шундый комментарийлар язмас идегез… Мине дөрес аңларсыз дип уйлыйм. Аз гына булса да Ришатның тыйнаклыгын, Салаватның тапкырлыгын үзегезгә алып, булган дәрәҗәгезне, эш урыныгызны аңлап эш итуегезне телим Сезгә», — дип язган бер ханым.
Бу язмаларны "Интертат" укыган.
Фото: Интертат.
Читайте нас