"Атказанмаган" Илсөя Бәдретдинова Себер шәһәрләрен шаулатып кайтты. Икенче көн инде ул Башкортстанда.
"Җир җимертеп Себердә йөрибез! — дип яза ул Инстаграмда. — Читтә яшәүче милләттәшләргә сокланып туя алмыйм! Матур яшиләр, татарлыкны саклыйлар! Барган бер җирдә иң кадерле кунакларыдай табыннар белән каршылыйлар. Тагын көтәбез, дип озатып калалар. Бөтен җирдә аклык. Кар күп монда. Чын кыш. Нижневартовск, Сургут, Нефтеюганск, Нижнесортымский, Тобольск белән быелга саубуллаштык".
Бүген ул Миякәдә концерт бирә. Ә иртәгәдән - өч көн Уфада. Кайсыдыр көнгә аз гына билетлар бар диләр... Ярый 18нче апрельгә өстәмә концерт куйганнар әле!
Хуш киләсез, кунаклар! Шаулат әле янә Уфаны, яраткан Илсөябез.