– Соңгы вакытта эстрадада булган шау-шулы хәлләрдән соң, минем үземә дә бик күп сораулар килә. «Аңлатыгыз әле, нәрсә соң бу? Нигә Ландыш Нигъмәтҗанова үзенә пиар ясый?» Ландыш үзенә пиар ясамый. Бу — чынбарлыктагы хәл… Бер генә очракны сөйләп китәм. Мин ул вакытта берничә йөз километрдагы ераклыкта гастрольләрдә идем. Миңа «Татар радиосы»ның ул вакыттагы җитәкчесе Айваз Садыров шалтыратты: «Илсөя ханым, безнең радиода иртәгә бәйрәм, сезне хөрмәтләп, туры эфирга чакырабыз, сез килсәгез, бик шат булыр идек», - диде. Мин кайтып киттем Казанга, тортлар «заказать» иттем, икенче көнне бардым туры эфирга дип, ләкин мине радиога кертмәделәр. Әйе, мин яшермим, минем күңелгә тиде, чөнки мин бала-чага түгел… Соңрак мин белдем: Динә Маратовна минем туры эфирга киләчәкне белгән, һәм Иркә ханыма бу ошамаган, «юк, ул килмәячәк», дигән… Минем дә үз фикерем бар, алай кеше башыннан йөрергә ярамый…