+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 февраль 2020, 17:55

Мәдәният йорты ишекләрен ачты

Аскар авылында капиталь төзекләндерүдән соң 280 урынлык тамаша залы белән яңартылган мәдәният йорты ачылды.

Аскар авылында капиталь төзекләндерүдән соң 280 урынлык тамаша залы белән яңартылган мәдәният йорты ачылды.

Билгеле булуынча, быел республикада VI Бөтендөнья Фольклориадасы үтәчәк. Әбҗәлил районы музыка этнофестиваленең бер мәйданчыгы булачак. Бу мәдәният йортында VI Бөтендөнья Фольклориадасына киләчәк башкаручылар репетиция ясаячак.

Хәзер клубта балалар һәм өлкәннәр төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, концертлар уза, фильмнар күрсәтелә. Элек боларның барысы да җайлаштырылмаган биналарда үткәрелгән. Реконструкция 38 миллион сумга төшкән. Хәзер биредә халыкның заманча, уңайлы һәм күпфункцияле мәдәни үзәге бар.

Мәдәният йортында өч театр студиясе, 36 халык ансамбле, үз цирк студиясе эшли. «Байык» халык биюен башкаручыларның ел саен үткәрелә торган музыкаль конкурсында Әбҗәлил районы артистлары унөченче ел рәттән төрле номинацияләрдә Гран-при ала.
Читайте нас: