Татар эстрадасында купкан яман җил аңа да килеп җиткәнме әллә?
Марий Эл Республикасының Алашай авылы егете Ришат Фазлыйәхмәтов берничә ел инде Казанны "яулый". 30 яшенә багышланган концерты алдыннан яңа клиплар төшереп, Казанның УНИКС залына халык җыярга өметләнә ул.
"Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә әзерләп, клиплар төшереп карыйм да халыкка кирәк булмый икән - тулысынча эстрададан китәм," - дигән сүзләре дә ишетелеп калды. Инде тагын ни булган?
Инде җырчының машина пыялаларын кырып төшергәннәр. Кем булыр?
"Машинамда костюмнарымнан башка берни дә юк. Документ-акчаларымны һәрвакыт үзем белән йөртәм, калдырмыйм. Дусларым, сак булыгыз, Казанда мондый хәл еш күзәтелә. Борчылып, бик күп комментарий язган тамашачыларым һәм дусларыма битараф булмаганнары өчен рәхмәтемне белдерәм", - дигән ул Инстаргам сәхифәсендә.
Кемгәдер киң сәхнәләр тармы әллә?