Яңавыл районы удмурт милли-мәдәни үзәге туган телне саклап калу һәм үстерү, милли йолаларны саклау, буыннан буынга тапшыру буенча зур эш алып бара. Удмурт балалары үзләренең милләте, халкы, җырлары, үткәне һәм бүгенгесе белән горурланып яши биредә. Боларда, һичшиксез, Юрис Сәетовның да өлеше зур.