+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 Февраля 2020, 07:10

Ришат Төхвәтуллин: "Җырлап та карыйм..."

Насыйп ярым гына табылмый, дип өзгәләнә ул.

Насыйп ярым гына табылмый, дип өзгәләнә ул.

Танылган композитор-җырчы Зөфәр Хәйретдиновның 60 яшьлек юбилей концерты узган. Бу зур чарада күп кенә җырчылар чыгыш ясаган.
Шулай ук алар Зөфәр Хәйретдиновка, аның иҗатына һәм аңа карата булган мөнәсәбәтләре турындагы сорауларга җавап биргән. Ришат Төхвәтуллин болай дигән:

"Миңа Зөфәр Хәйретдиновның "Шомырт бәйләме" җыры килеп эләкте. Зөфәр абый үзе шушы җырны башкаргач, сөйгән ярын тапкан икән. Миңа да шул җыр ярдәм итмәсме икән, дип, мин дә шул җырны башкарып карадым. 3-4 ел җырлап йөрдем, тик файдасы булмады...

Зөфәр абый - замана куып иҗат итә торган композитор димәс идем. Аның җырлары күңелне арбый торганнардан. Ә менә кайберәүләрнең җыры да җыр түгел... Шуңа мин менә элекке җырларны башкарырга яратам..."

Җырла, Ришат! Өметеңне сүндермә!
Фото: tatar-inform
Читайте нас