Әмма моны үзе түгел, халык башкарды, дип билгели. Шушы көннәрдә аның җырларына мөкиббән җырчылар һәм тамашачылар Казандагы концертка җыелды.
- Менә ни өчен яшисе килә бу тормышта! Йөрәк түрләремдә тибрәтеп тудырган җырларымны җаннарымны өзеп җырлаучыларым бар! Шуларның берсе — ул минем тарафтан бик хөрмәт иткән, бик яраткан моңдашым — Иркә!!! Рәхмәт сиңа, инде ничәмә еллар халыкка моңнарымны түгәсең, сансыз җырларым синең репертуарыңда. Концертта әнә ничек халык күтәрде сине!
Асыл җырчыларым җыелды, hәрберегезгә аерым рәхмәтләрем яусын, Аллаһ теләгәннәрегезгә ирештерсен барыгызны да! Аерым рәхмәтләрем минем җырлавымны сезнең, синең башкаруда яратып кабул иткән тамашачыларыбызга! Алда фәкать синең тавышыңа языласы җырларым күп булсын! Кичәге бергәлектә, бердәмлектәге Казан концертым бер матур төш кебек кенә булып җил тизлегендә узды, вакытлар җил тизлегендә узсын да узсын әйдә, ә без, иҗатташ дусларым, җырлар ярдәмендә гомерләрнең матур киләчәгенә таба бергә барыйк!» — дип язган Зифа Нагаева Инстаграмда.
Иң кирәк чакта иң кирәкле сүзләрне таба белү - кирәкле шәйдер.