“Сәлам сиңа, әнием, Ерак-ерак җирдән, Сәлам сиңа күңелем түреннән...” Шушы үлемсез җырын үзешчән композитор Әкрам Даутов, беренче чиратта, үзенең әнисенә багышлап язган, әлбәттә. Нинди булган соң ул аның әнисе? Туймазы районының Ярмөхәммәт авылы мәдәният йортында шушы мәшһүр ананың – Бибизәкия Галим кызы Габделманнанованың тууына 125 ел тулу уңаеннан үткән хәтер кичәсендә композиторның моң чыганагы каян килүенең сере ачылды.
"Бервакыт Әкрам ага Даутов истәлегенә үткән конкурста аның “Бөдрә каен” дигән җырын ишетеп, көен нык ошаттым. Кайткач, аны курайда уйнап карадым һәм, Әкрам ага ничек курайга ятышлы көй язды икән, дип уйга калдым. Бак дисәң, аның әнисе Бибизәкия курайчы булган икән. Өй түрендә һәрвакыт курай эленеп торган, гаиләдә башкорт көйләре яңгырар булган. Бу хакта Әкрам Даутовның хатирәләр китабында язылган", – дип сөйләде Туймазы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзин Әбсәламов.
Күренекле курайчы, фольклорчы, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның халык артисты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Юлай Гайнетдиновның катнашуы кичәнең абруен тагын да арттырды. “Мин бүген бөек Ананың хәтер кичәсенә килдем. Әкрам ага әнисенә багышлап язылган җырына бишек җырын, курай моңын салган. Димәк, җыр-моңга сөю бишек җырын, курай моңын тыңлап үскән бала күңелендә уяна да инде”, – диде Юлай Ишбулды улы. Ул бу төбәктә элек-электән хатын-кызларның курай уйнавын, һәр авылның үз курайчысы булуын билгеләп үтте. Туймазыда “Озын көй” конкурсының үтүе дә очраклы булмавын ассызыклады курайчы. Аның сүзләрен куәтләп, Туймазы музыка мәктәбен курай классы буенча тәмамлаган, республика конкурслары лауреаты Рената Каһарманова курай моңнарын яңгыратты.
Бибизәкия Галим кызы районның Үрмәкәй авылында туган. Гаиләдәге дүрт баланың иң кечесе булган. Мәдрәсәдә белем алган. Кичәдә аның оныгы – Әкрам Даутовның кызы Заирә Шәрипова, аның кызы Лилия һәм оныгы катнашты. Ана белән аның улының дәвамчылары – курайчылар, районның иҗат коллективлары, җырчылар, Үрмәкәй, Собханкул, Кандра авылы үзешчәннәре чыгышлары кичәнең бер бизәге булды.
Чараны Ярмөхәммәт мәдәният йорты җитәкчесе Вәкилә Әхмәтҗанова әзерләп алып барды. Ул курайчы ана хакында моңа кадәр ишетелмәгән мәгълүматлар таба алган.
“Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек барышында Бибизәкия кебек шәхесләрне ачыклап, аларның хәтер кичәләрен үткәрүне, исемнәрен халыкка кайтаруны бурыч итеп куйдык”, – дип сөйли мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзин Рәфкать улы.
Кичәнең ахырында Вәкилә Әхмәтҗанова – Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хаты, Ярмөхәммәт мәдәният йорты оештыручысы Ингел Әхмәтҗанов белән Кандра “Юбилейный” мәдәният сарае аккомпаниатор-концертмейстеры Булат Махиянов район хакимиятенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.