Әнвәр Нургалив күптән түгел Инстаграм битендә концертларының авырып китүе сәбәпле күчерелүе турында хәбәр иткән иде.
Ул, таеп, билен авырттырган. Әмма халык аңа бик ышанып бетмәү сәбәпле, җырчы тагын бер видеомөрәҗәгать яздырырга мәҗбүр булган.
«…Кайбер кешеләр мине эчеп ята дип уйлаган. Эчеп ята, шуңа концертына бара алмый, имеш. Нахак сүз язарга кирәкми. Ерактан килгән тамашачым аңласын дип кенә хәбәр бирдем… Баш уйлар өчен, әллә нәрсә әйтер алдыннан уйларга кирәк…» — дип сөйли Әнвәр Нургалиев.
«Әй Аллам, бәла аяк астында бит, гайбәттән, нахак сүздән дә зуррак гөнаһ юктыр! Ә гөнаһтан куркырга кирәк…» — дип тә өстәп язган ул.