Башкала халкы һәм кунаклары реклама щитларында Башкорт дәүләт академия драма театрының танылган артистлары төшерелгән баннерларны күрә ала.
Уфа хакимияте белән берлектә театр башкорт драма театрының бер гасырлык юбилеена багышланган яңа проект башлап җибәрде.
Алар — Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистлары, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева, Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров, Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Алмас Әмиров, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең дәүләт премиясе лауреаты, Станиславский халыкара премиясе лауреаты Олег Ханов, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшев, Башкортстанның атказанган артисты Сәгыйдулла Байегетов, Башкортстанның халык артисты Светлана Хәкимова, Башкортстанның атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Артур Кунакбаев, «Зөләйха күзләрен ача» спектаклендә төп рольне башкаручы Илгизә Гыйльманова.
Аларның фотосурәтләре төшерелгән баннерлар башкала урамнарын бизәячәк.