Мәскәүдә «Җиде кыз» күргәзмәсен гаскәровлыларның легендар биюе ачачак.
Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Җиде кыз» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачыла. Чара республиканың 100 еллыгын бәйрәм итүнең тәмамлануы булып торачак.
“Җиде кыз” — җиде төрле рәссам эшен берләштергән иҗади проект. Аларның һәркайсы кыю җиде кыз турында халык риваятен гәүдәләндергән. Проектның авторы һәм идея ягыннан рухландыручысы булып Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова чыгыш ясады. Ул гомум концепцияне эшләде һәм эшләрне сайлап алды.
“Җиде кыз” Башкортстан Вәкиллегенең концерт залында даими экспозиция булачак. Бүген күргәзмәнең тантаналы ачылышында Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Мәскәү Хөкүмәте вәкилләре, иҗади зыялылар һәм Башкортстанның якташлар клубы вәкилләре катнашачак.
Концерт номерлары белән Русиянең атказанган артисты Алсу, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт халык биюләре академия ансамбле һәм Мәскәү шәһәренең Башкорт мәдәни үзәге иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.