Раевка авылындагы ял паркы «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында төзекләндерелгән. Эшләрнең бәясе 5,3 миллион сум тәшкил иткән.
Паркта заманча балалар мәйданчыгы урнаштырылган.
Әлшәй районында эш сәфәрендә булганда республика Башлыгы Радий Хәбировка шул парктагы автошәһәрчекне дә күрсәттеләр. Анда җәяүлеләр юллары, светофорлар, юл билгеләре урнаштырылган. Биредә башлангыч сыйныф укучыларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр.
Радий Хәбиров әлшәйлеләрнең уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте, аның фикеренчә, мондый җиһазландырылган мәйданчыкларда балалар юлларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тизрәк үзләштерә.
Парк территориясендә, шулай ук, Хәрби-диңгез флотына, Һава-десант, Чик буе гаскәрләренә һәм әфганчыларга багышланган стелалар да урнаштырылган.