+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 февраль 2020, 10:48

«Шартлатсагыз да җиңәм мин сезне!"

Машинасын кыйраттылар, зур бәләләр тактылар. Инде тагын ни булган Иркәгә?

Машинасын кыйраттылар, зур бәләләр тактылар. Инде тагын ни булган Иркәгә?

"Авыр да булды бу көн! Бик игътибар белән күзәткән кешеләр генә аңлагандыр... Шартласагыз да җиңәм мин сезне, ишеттегезме?! Авырлык тудырдыгыз, әмма борыныгызга чирттем! Чөнки янымда яхшы дусларым бар. Менә аларны «взломать» итә алмассыз. Аның өчен почтага түгел, ә минем күңелгә керәсе бар. Ə аның паролен якыннарым гына белә", - дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Баксаң, аның электрон почтасын, Инстаграм сәхифәсен "ватып" кергәннәр. Ул, зур акчалар түләп, барысын да үз урынына кире кайтарган.

Укыйсы да, бу хакта язасы да килми. Каян килеп чыкты бу низаг татар эстрадасында, кайчан туктар, белмәссең. Аңа кушылмый калган җырчылар аеруча хөрмәт тудыра.

Бу якларга карап төчкерә генә күрмәгез инде, күршеләр...



Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас