+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 февраль 2020, 07:34

Ринат Рәхмәтуллин сәхнәдән китәме?

Танылган җырчы, композитор һәм башкаручы Ринат Рәхмәтуллин сәхнәдән китәргә мөмкин. Бу хакта ул үзе әйткән.

Танылган җырчы, композитор һәм башкаручы Ринат Рәхмәтуллин сәхнәдән китәргә мөмкин. Бу хакта ул үзе әйткән.

"Мине башка яхшы эшкә чакырдылар. Һаман уйлыйм, сәхнәдән китәргәме, юкмы", - ди ул. Ә үзе шул ук вакытта, сәхнәсез яши алырмынмы, дигән шик тә белдерә.

— Ике ел буе "сәхнәдән китәм" дигән уй белән яшәдем. Шул сәбәпле, концертларым да тотрыклы график буенча куелмый, — ди җырчы. — Җыр-моңсыз яши алуымны, тамашачысыз үземне күз алдына да китерә алмыйм. 25 ел сәхнәдә бит мин! Мактанып әйтмим, гади бер авыл баласы, 1990 еллардагы авыр чорны, төрле сынауларны узып, үз юлымны таптым. Хәзер мине бөтен Русия буйлап диярлек милләттәшләр белә. Кая гына барсам да, таныйлар. Ел башыннан тыгыз режимда эшләдек. Берничә өлкәдә булдык. Әле төркемгә бер атна ял бирдем.

Җырчылар да, концертлар да күп. Мәдәният йортына киләсең, афиша өстенә афиша ябыштырылган. Тамашачы кемгә генә йөреп өлгерсен?! Аларны да аңлап була. Шуңа кайда ничек инде: кайбер якларда шыгрым тулы заллар каршы ала, икенчеләрендә яртысы да тулмаска мөмкин...

Быел Ринат Рәхмәтуллинның юбилее да. Аңа 50 яшь тула. Юбилей үткәрү турында уйлана башладым, зурлап бәйрәм итәргә ниятем бар, 50 яшь бит - ярты гасыр, ди ул.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=28124
Фото: rsloboda-rt.ru сайтыннан
Читайте нас