+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2020, 16:30

Бөренең яшь музыкантлары җиңү яулады

М.Бәширов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең биш тәрбияләнүчесе Бөре шәһәрен Нефтекамадагы «Юниор» ачык республика конкурсында тәкъдим иттеләр һәм лаеклы бүләкләр белән кайттылар.

М.Бәширов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең биш тәрбияләнүчесе Бөре шәһәрен Нефтекамадагы «Юниор» ачык республика конкурсында тәкъдим иттеләр һәм лаеклы бүләкләр белән кайттылар.
- Бу иҗади ярыш инде унынчы ел рәттән үткәрелә. Укучыларыбыз анда сигез тапкыр катнашты, - дип сөйли халык уен кораллары бүлеге мөдире Надежда Чернышенко. - Конкурсантларның башкару дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра, ә катнашучыларның географиясе киңәя бара.
Бөрелеләр Альберт Миңнегалиев, Илья Байметов, Айнур Корбанов, Тимур Котлыбаев һәм Михаил Колоколовның төп көндәшләре Уфа, Благовещен, Нефтекама, хәтта Пермь крае һәм Удмуртия укучылары булды.
"Альберт Миңнегалиев өчен бу конкурс бик дулкынландыргыч булды. Ул беренче тапкыр жюри һәм зур аудитория алдында чыгыш ясады.
- Чыгыш вакытында каушап калмас өчен залга карамаска тырыштым,- диде яшь баянчы.
Һәм бу аңа ярдәм итте. Альберт кече төркемдә өченче дәрәҗә лауреат булды, шулай ук "Полифоник пьесаны иң яхшы башкарган өчен" дипломын яулады", - дип яза Бөре районының "Победа" гәзите.
Читайте нас