Танылган композитор, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган артисты Ризван Хәкимов һәм “Нәфисә” эстрада-җыр театры концертларына чакыра.
Ризван Хәкимов - татар-башкорт эстрадасында үз урынын, үз тамашачысын тапкан, үз җырчылары булган танылган композитор, автор-башкаручы.
Ул - тыйнаклыгы, әдәплелеге, сабырлыгы, үзгә моңы, берсеннән-берсе матур һәм моңлы җырлары белән миллионлаган күңелләрне әсир иткән шәхес.
Ризван Хәкимовның юбилей концертында Башкортстаннан һәм Татарстаннан иҗатташ дуслары да катнашачак. Моңлы, халыкчан шәп концертка рәхим итегез!