"Клон” сериалының премьерасына ике дистә ел вакыт үтте.
Әмма Жади һәм Лукасның мәхәббәт тарихына да, үзләренә дә гашыйк тамашачылар әле булса аларның тормышы белән кызыксынып яши. Аларның улларына быел 15 яшь тула икән инде.
Джованна Антонелли һәм Мурилу Бенисиу “Клон”ны төшергәндә үк бер-берсенә гашыйк булганнар. Шуңа да, бәлки, аларның мәхәббәт тарихы ихлас һәм матур килеп чыккандыр. Сериалны төшереп бетергәч, актерлар барлык дөньяга серләрен ачкан. 2005 елның маенда уллары туган. Аңа Пьетро дип исем кушканнар.
Тик менә чын тормышта аларның мәхәббәтләре нык көчле булмаган, күрәсең. Малайга бер яшь тулганчы ук актерлар аерылышкан. Аннан соң баланы кем тәрбияләргә тиешлеген ачыклап, суд юлын таптый башлаганнар. Чөнки Антонелли, Америка бизнесменына гашыйк булып, АКШка күчеп китәргә җыенган. Ә улын югалтырга теләмәгән Бенисиу моңа каршы төшкән. Бу хакта "Өмет" язган.
Әлбәттә, хәзер ул чактагы аңлашылмаучылыклар артта калган. Джованна Леонарду исемле режиссер белән бик бәхетле гомер кичерә, улыннан соң ике кызы үсеп килә. Мурилу гына әле булса өйләнмәгән...