Роберт Юлдашевның кызы Беренче канал тамашасында катнашкан.
Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашевның кызы Беренче каналдагы «Dance Революция» тамашасының сайлап алу турында чыгыш ясаган. Нәркәс, биюдә тыйнаклыгына карамастан, дошман белән көрәшергә әзер булган башкорт хатын-кызын сурәтләгән.
“Минем әтием бик кырыс, әгәр дә алга таба узмасам, миңа Уфага кайтырга һәм кияүгә чыгарга туры киләчәк”, — дигән ул эфир вакытында.
Бу тамашада Нәркәс халык биюен башкарган. Кыз үз чыгышы белән жюри әгъзаларын шаккатырса да, хореограф Алла Сигалова, Сергей Полунин һәм Вера Брежнева, Нәркәскә алдагы турлар өчен осталык тупларга кирәк, дигән фикер белдергән.