+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 февраль 2020, 10:00

Хөрмәтулла Үтәшевка ничә яшь?

14 мартта Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Зур сәхнәсендә Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшевның юбилей бенефисы үтәчәк.

Бу матур көнне Хөрмәтулла Үтәшев үзенең якыннары, дуслары, моңдашлары һәм дә тамашачылары белән бергә каршы ала.

Хөрмәтулла Газзали улының бәхетле мизгелләре, шатлыклары, уңышлары–казанышлары, уйнаган рольләре, куйган спектакльләре, гомумән, аның иҗатына һәм тормышына багышланган кичәдә танылган сәхнә йолдызлары, «Ятаган» этно-төркеме, «ZAINETDIN» этно-шоу проекты, RNT, М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының актерлары катнашачак. Шулай ук, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк.

Фото: bashdram.ru
Читайте нас