+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 февраль 2020, 14:05

Русия урманнары яшәсен иде

Бүген “Республика Башкортостан” гәзите редакциясендә Мәскәү шәһәреннән килгән танылган фоторәссам һәм фотожурналист Сергей Киврин журналистлар белән очрашу оештырылды.

Бүген “Республика Башкортостан” гәзите редакциясендә Мәскәү шәһәреннән килгән танылган фоторәссам һәм фотожурналист Сергей Киврин журналистлар белән очрашу оештырылды.

Сергей Киврин — Русия һәм чит ил фото сәнгатенең әйдәп баручы осталары белән бергә “Русия урманнары” проектында катнашырга ризалык биргән кешеләрнең берсе.

Бу проект урманнарны саклау һәм тергезүгә юнәтелгән. Башкортстанга килгән фотографлар өчен республиканың танылган кешеләрен, шулай ук табигый, тарихи һәм архитектура объектларын, фән, мәгариф һәм мәдәният үзәкләрен, сәнәгать флагманнарын фоторәсемгә төшерү оештырылачак. Еллык фотомастерлар эше циклы йомгаклары буенча “Башкортостан” фотоальбомын чыгару планлаштырыла.

“Русия урманнары” проекты Уфа шәһәренең “Вехи” нәшрияты тарафыннан оештырыла.

Фото: Зөһрә Исламова
Читайте нас