Алар анда нишли?
Зәйнәп Фәтхетдинова белән Зөфәр Билалов яшь чакта төшерелгән телевизион спектакльдән өзек куйган. Анда аларның яшь чаклары. Зәйнәп - сыер савучыны, Зөфәр ферма мөдире ролен уйнаган.
Спектакльдән өзектә Зөфәр: «Зәйнәп, бүген клубта депутат белән очрашу була. Чыгасыңмы?» - дип сорый.
«Белмим әле, бик арымасам, чыгармын», — дип җавап бирә Зәйнәп.
Аннары аларның «уйлары очраша». Зөфәр: «Зәйнәп, син мине яратасыңмы?» — дип сорый. Зәйнәп тә уйлары аша: «Яратам, Зөфәр», - дип җавап бирә.
Җырчыларның виртуаль дуслары спектакльне ошаткан.
«Матур кино. Яшь чаклары…»;
«Менә ничек матур сез монда, бик килештереп уйныйсыз. Иҗат чишмәгез гел кайнап торсын, мондый кинолар күбрәк һәм озынрак булсыннар иде»;
«Ак кием, ак яулык бик килешле», дип тә язучылар бар.