+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 февраль 2020, 05:44

Алсу тавышларны сатып алуын таныган һәм... елап җибәргән

Җырчы Алсу Сафина Беренче каналда барган "Голос" проектында катнашкан кызы Микела Абрамова өчен СМС тавышларны сатып алганлыгын сөйли.

Җырчы Алсу Сафина Беренче каналда барган "Голос" проектында катнашкан кызы Микела Абрамова өчен СМС тавышларны сатып алганлыгын сөйли.

Бу хәлләр аның Ксения Собчак белән әңгәмәсе вакытында ачыкланган. Җырчы, үз гамәлләре турында сөйләгәндә, күз яшьләрен яшермәгән, әмма тавышларның «шул исәптән, кагыйдәләр белән рөхсәт ителгән санда» сатып алуын билгеләп үткән.

- Ксюша, әйе, мин тавышларны махсус җыйдым, — ди Алсу. - Мин үзем 40 СМС сатып алдым, моны ике телефоннан эшләдем. Тапшыруны төшергәндә килеп туган тәнәфесләрдә аларны кулымнан төшермәдем. Барлык дуслар һәм туганнарны сорадым.

Җырчы билгеләп үткәнчә, телетамашаның барлык сезоннарында катнашучыларның да тавышларын сатып алуы кагыйдәләр белән чикләнми, чөнки «һәр СМС акча тора». Шул ук вакытта, тавыш бирү тирәсендәге җәнҗал вакытында аның өчен иң авыры нәрсә булганы турында әйткәндә, Алсу елап җибәрә.

— Бу хәлләрдә минем иң зур күңел ярасы — үз балама үзем дә аңламыйча хәсрәт салу, - дип белдерде Алсу. — Ул моңа лаек түгел, минем өчен бу - иң зур үкенеч.



Фото: Ксения Собчак / YouTube.com
Читайте нас