Бүген Белорет районында аның белән хушлашу чарасы үтәчәк.
Шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Дамир Шәрәфи вафат. Дамир Шәрәфетдинов 1965 елда Белорет районында туган. Ул - Русия һәм Башкортстан Язучылары, Журналистлар берлекләре әгъзасы, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның мәгариф отличныгы.
Ул Белорет районының "Урал" гәзите мөхәррире урынбасары, "Йәшлек" гәзите, "Шоңкар", "Тамаша", "Әманәт", "Агыйдел" журналларының җаваплы секретаре булып эшләде.
Бүген аны соңгы юлга озату чарасы туган ягында узачак.