+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 февраль 2020, 07:40

Гөлназ Асаева кыланчыкмы?

Кайбер инстадуслары аны шулай дип атаган.

Кайбер инстадуслары аны шулай дип атаган.
Гөлназ Асаева Инстаграмдагы сәхифәсенә җиңелчә генә бизәнеп төшкән фотосын куйды. «Матурмы? Артыгын бизәнмәдем, күп бизәнсәм, олыгаям да куям», — дип яза җырчы.
Инстачылар Гөлназны бизәнмичә дә бик ярата икән. «Матур кеше ничек булса да матур. Бәхетең матур булсын», — диләр.
«Чама белән, җиңелчә макияж кирәк. Шул җитә, артык җете кирәкми. Син яшь бит әле, матурлыкны сакларга кирәк. Тамашачыга син җырлаганда, алар белән аралашканда ошыйсың. Синең ничек бизәнүең аларны кызыксындырмый диярлек. Табигый бул», — дип киңәш иткән бер кеше.
Шулай да төрттереп алучы да табылган. «Кыланчык», «Ямьсезләр бизәнсен», дип тә язучылар бар.
Фото: tatar-inform
Читайте нас