+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2020, 07:35

Әнвәр Нургалиев: "Аяксыз калды, сөйләшә алмый..."

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев концертларында елмаеп йөрсә дә, күңелендә зур ярасы бар ‒ җырчының әнисе авыр хәлдә дәваханәдә ята.

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев концертларында елмаеп йөрсә дә, күңелендә зур ярасы бар ‒ җырчының әнисе авыр хәлдә дәваханәдә ята.

Әнвәр улы аның янына мөмкинлеге булган саен килеп хәлен белә, юата һәм күңелен күтәрергә тырыша.

Әнисенең сәламәтлеге өчен Әнвәрнең тамашачылары да борчыла. «Күптән түгел бер апа концертта җылы, үзе бәйләгән матур носки бүләк итте». «Әнвәр балам, бу Әнкәеңә, аяклары җылыда булсын», ‒ дигән сүзләр белән тапшырылган бүләкнең, һичшиксез, шифасы тияр.

Әнвәр исә әлегә әнисенең ут кебек чакларын сагынып искә ала. «Кызганычка каршы, Әниебезнең хәле бик шәптән тугел (аяксыз калды, сөйләшә алмый)», ‒ дип язса да, «Аллаһы боерса, барысы да яхшы булыр», ‒ дип ышана артист.

Яраткан артистыбызның әнисенә сәламәтлек телибез. Барысы да яхшы булыр! "Сәхнә" теләкләренә без дә кушылабыз.
Фото: sahna
Читайте нас