+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 Февраля 2020, 07:40

Тетмәсен тетәләр...

Кемнеңме? Зәмирәнең инде...

Кемнеңме? Зәмирәнең инде...

Зәмирә Рәҗәпованы тәнкыйть утына еш тотуларын язып торуның мәгънәсе дә юктыр, мөгаен. Барлык яктан уңган, чибәр алып баручыны яратучылар да, яратмаучылар да җитәрлек. Иреннән картрак булуына да эчләре поша.

Һәрнәрсәнең чиге бар, түземлек тә тиз арада бетәргә мөмкин. Бүген Зәмирә дорфа телле укучысының фотосын Инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырырга булган.

«Мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: миңа кадалып, җыен пычрак сүз язучылар - җыенысы карт хатыннар. Нишләп микән? Алар минем әнидән дә өлкәнрәк. Мин аларның балаларыннан яшьрәк. Ничек шулай бала-чага белән булашасы килә микән ул???» – ди алып баручы.

Шактый укучылар әлеге комментарийлар аркасында кәефне төшермәскә киңәш итә. «Бу өч көнлек дөньяда кеше кәефен бозып ятмаса, эше беткәндер. Ошамаса – укымасын», – дигән бер ханым.
Фото: Sahna
Читайте нас