+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 февраль 2020, 07:31

"Мин әле тагын төшәчәкмен..."

Илсөя Бәдретдинованың Башкортстандагы концертларына билетлар алдан сатылып бетте. Уфада да аншлаг булды. Шуңа апрель аенда өстәмә концерт билгеләнде. Атказанмаган булса да, гаҗәеп популяр ул. Әмма...

Илсөя Бәдретдинованың Башкортстандагы концертларына билетлар алдан сатылып бетте. Уфада да аншлаг булды. Шуңа апрель аенда өстәмә концерт билгеләнде. Атказанмаган булса да, гаҗәеп популяр ул. Әмма...
Татар эстрадасын күзәтеп баручы “Интертат” электрон гәзите журналисты Алинә Айдарова Илсөядән популярлык турында сорагач, ул аңа болай дип җавап биргән:

- Өч ел элек мин, гомумән, сәхнәдән юкка чыктым, концертлар белән йөрмәдем. Шәхси сәбәпләрем бар иде. Хәлләр булды инде анда. “Күтәрелә алмаячак”, - дияләр иде. Бер югалсаң, киредән чыгу, гадәттә, бик авыр бирелә.

Тагын да төшәчәкбез әле. Бу - һәр җырчыга да килә торган әйбер. Менә төшкән вакытны акылдан язмас өчен башта ук үзеңә нормаль һәм адекват планка куярга кирәк. Бу күренешнең вакытлыча гына булуын аңларга кирәк. Мин моны бөтен җырчыларга да әйтәм: “Борынны күтәрергә ярамый, чөнки төшү киләчәк”. Әгәр борыныңны чөясең икән, танылуны югалту, ай-һай, авыр булачак. Үземә дә шуны әйтеп киләм. Кайчандыр популяр булган җырчыларның бүген билеты сатылмый. Һәм бу – нормаль күренеш. Сәхнә яшьлекне, яңалыкны ярата. Кайбер яшь җырчыларның алымын мин аңлап бетермим. Ә тамашачы әлеге җырчыларның концертларына йөри. Буыннар үзгәрә, табигый күренеш. Сәхнә алмашынып торырга тиеш.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/showtime/23-10-2019/tuly-zal-tamashachy-yya-ala-torgan-un-artist-5694567
Читайте нас