+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 февраль 2020, 14:45

Баймак биючеләре - җиңүче!

«DANCE ERA-2020» Бөтенрусия күпжанрлы фестиваль-конкурсы этабында Баймак биючеләренә тиңнәр булмаган.

«DANCE ERA-2020» Бөтенрусия күпжанрлы фестиваль-конкурсы этабында Баймак биючеләренә тиңнәр булмаган.

Конкурс Әбҗәлил районында узган.

Анда Баймак балалар иҗат үзәгенең «Сулпылар» бию студиясенең балалар төркеме катнашкан. Беренче урынны "Тыпырдак" биюе белән Янгүзәл Зәйнуллина яулаган.

Шулай ук, "Сулпылар" балалар төркемнәре арасында «Карабай» һәм «Аманат» башкорт биюләрен башкарганы өчен II һәм III дәрәҗәдәге Дипломнар яулаган.

Фестивальдә Билал авылының яшь талантлары да призлы урыннарга ия булган. Беренче дәрәҗәдәге Дипломны - Чулпан Шаһибалова, икенче урынны - Гөлсибәр Әминева, өченчене Айнур Әхмәтов белән Алина Гомәрова яулаганнар.
Читайте нас