+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 февраль 2020, 10:35

"Мин бәхетле, урысча сөйләшә белмим..."

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевны кайда гына очратсагыз да, ул татарча сөйләшкән булыр.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевны кайда гына очратсагыз да, ул татарча сөйләшкән булыр.

Әле әнә Чаллының 54нче гимназиясендә балалар белән очрашкан. Ул биредә дә үзенең милли җанлылыгы белән укучыларда һәм гимназия хезмәткәрләрендә соклану хисе уяткан.

«Мин татар мәктәбендә укыдым, бүген дә урысча сөйләшә белмим, бу — минем проблема, бер яктан. Ә икенчедән, мин бәхетле. Нинди генә шәһәргә барсам да, рәхәтләнеп урамда татарча сөйләшеп йөрим. Мин моның өчен оялмыйм, хурланмыйм. Минем үз телем өчен беркайчан да битем кызармый. Кеше, нинди генә милләттән булмасын, һәрберсе үзенең ана телендә сөйләшә белергә тиеш. Үз телендә сөйләшмәгән кеше — бәхетсез кеше», дигән Фирдүс Тямаев гимназия укучылары алдындагы чыгышында.

Татарча матур очрашу популяр артист белән укучыларның фотога (селфи) төшүләре белән тәмамланган. Чаллының әлеге гимназиясе, Фирдүснең милли җанлы булуына сокланып, татар телен үстерүгә, милли тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен саф татарча «Рәхмәт хаты» тапшырган.

Малайлар-кызлар, җырчы белән татарча аралашып, популяр җырларын бергә башкарып, милләтнең милли җанлы танылган иҗади шәхесләре барлыгына инанып кайткан.
Фото: tatar-inform
Читайте нас