2019 елның көзендә игълан ителгән бәйге ике этапта үткән – муниципаль һәм республика күләмендә. Беренче тур Башкортстанның район һәм шәһәрләрендә оештырылган. Анда җиңүчеләр республика этабына үткән. Февральдәге икенче этапта конкурс комиссиясе катнашучыларын эшләрен карап, җиңүчеләрне билгеләгән.
Проект җитәкчесе, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина әйтүенчә, конкурста катнашырга 500дән артык заявка бирелгән. Үткән ел белән чагыштырганда, бу 200гә күбрәк. Бәйге белән кызыксынучылар арта, чит төбәкләрдән дә катнашырга теләүчеләр күбәя икән. 10 номинация арасында иң күп катнашучыларны “Өлкән буын хатын-кызы” һәм “Хатын-кыз-педагог” номинацияләре җыя икән. Шунысы игътибарга лаек – быел бу бәйгедә республиканың яшьтәше – Иглин районыннан 100 яшьлек Саимә Тикеева катнашачак. Саимә әбинең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык, ул сокланырлык балалар тәрбияләгән.
Конкурсның максаты – хатын-кызларның җәмгыять эшен активлаштыру, һәр гүзәл затның эшчәнлек нәтиҗәләренә бәяне күтәрү,гаилә традицияләрен тергезү, гаилә, ана роле кыйммәтләрен ныгыту һәм башкалар.
“Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Гөлнара Киреева билгеләвенчә, “Бердәм Русия” беренче елдан ук бәйгене оештыручыларның берсе булып тора. Аларның үз номинацияләре бар – “Хатын-кыз-лидер”. Соңыннан партия бу хатын-кызлар белән хезмәттәшлек итә.
Оештыручылар бәйгенең елдан-ел кызыклырак, камилрәк була баруын билгели. Финал үткән көн чын бәйрәм булачак – матур концерт программасы, күргәзмәләр көтелә.
“Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсының финалы 4 мартта Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үтәчәк.