+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кызмы? Малаймы?

34 яшьлек актер, режиссер һәм продюсер Данила Козловскийның беренче баласы туган.

34 яшьлек актер, режиссер һәм продюсер Данила Козловскийның беренче баласы туган
Бергә яши торган хатыны, актриса Ольга Зуева Козловскийга нәни бәби табып биргән. Бу турыда Ольга инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйган.
Моңа кадәр матбугат чаралары Зуеваның бәби табарга Америкага китүен, Козловскийның февральдә аның янына баруын язган иде.
Инде менә Ольга бәби тоткан фотосын социаль челтәргә куйган.
«Минем мәхәббәтем, минем горурлыгым, минем хакыйкатем, тормышымдагы иң төп дәресем, көн саен бергә үсәргә мөмкинлегем минем. Мине сайлаганың өчен рәхмәт», — дип яза Ольга.
Фото: Jenta.ru
Читайте нас